САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.

  • Ул һәрчак хезмәт, дуслык, милләтара татулык бәйрәме булды һәм шулай булып кала да. 
    Безнең якта элек-электән хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Бүген дә басу-кырларда хезмәт шавы тынмый, райондашлар терлекчелек фермаларында, нефть чыгару тармагында көнне төнгә ялгап эшлиләр. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәсендә, эшмәкәрлек, фермерлыкта уңышларыбыз бар. Район икътисады куәтен арттыру өчен фидакарь хезмәт итүчеләр, хөрмәтле ветераннар алдында без баш иябез. Эшләребез алга таба да уң булсын, куанычлы нәтиҗәләр бирсен. Якты һәм җылы бәйрәм уңаеннан, сезгә иң ихлас теләкләремне юллыйм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, куанычлы, тыныч көннәр телим. Йортларыбызда – бәрәкәт, тормышыбызда иминлек булсын. 
    Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев