САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы “Даулы болын”да киңәшмә уздырды

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 апреленнән республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк, һәм бу айларда районда да җирлекләрне, территорияләрне төзекләндерү, чистарту буенча эшләр башкарылачак.

 Сарманның “Даулы болын”ы ел да милли бәйрәмебез – Сабантуйда кунаклар кабул итә. Гомумән, ел әйләнәсе әлеге ял мәйданчыгыннан кеше өзелми. Бүген мәйданны җәйге чорга әзерләү, чистарту, төзекләндерү мәсьәләләре буенча район башлыгы Фәрит Хөснуллин шунда оешма-предприятие җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын киңәшмәгә җыйды. Урында мәйдан территориясендә урнашкан объектларның торышы анализланды, башкарыласы эшләр буенча бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев