САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрикли

Кадерле әниләр!

Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Cез — тормышыбызның яме, иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә. Ничә генә яшьтә булсак та, төпле киңәш сорап, сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлап, ярдәм итүегезне беләбез.

Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.

Күп балалы һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын бүләк иткән ханымнар, яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңүне якынайткан апалар, хөрмәтле әбиләр ихтирамга аеруча лаек. Аларга бүген чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

Реклама

Кадерле әниләр, бәйрәм уңаеннан сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә озын куанычлы гомер кичерүегезне телим. 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X