САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы алдынгы инженер-механикны тәбрикләде

.

Район басуларында чөгендер алу дәвам итә. Ункөнлек алдынгыларын тәбрикләүдә катнашучы “Нөркәй” агрофирмасы хезмәтчәннәре тагын бер күңелле вакыйганың шаһиты булдылар: район башлыгы Фәрит Хөснуллин агрофирманың баш инженеры - шушы көннәрдә ярты гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Фирдәвис Галиевны истәлекле көне белән тәбрикләде.
 Фирдәвис Галиев агрофирмада оешкан көненнән үк эшли, башта - механик, соңыннан - баш механик булып, аннан соң аңа баш инженер вазифасын йөклиләр.
 - Хезмәтен чын күңелдән яратып, бөтен көчен, күңелен биреп башкаручы кеше ул, - ди аның хакында район башлыгы.
 Фәрит Мөнәвир улы юбилярга Почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Аны шулай ук гомер бәйрәме белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Хәйдәров, “Вахитов” җитештерү комплексы җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыев котладылар һәм матур теләкләрен җиткерделәр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев