САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район балалары “Йолдызлык”тан җиңүләр белән кайттылар

3-4 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә “Йолдызлык” XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы үткәрелде.

“Хореография”, “Конферанс”, “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә төрле яшь төркемнәрендә Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан килгән 1200 бала үзләренең осталыкларын сынадылар. Жюри игътибарына барлыгы 200 дән артык номер тәкъдим ителде. Гала-концерт аеруча истәлекле булды. Фестивальдә катнашучы балаларны Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Зилә Сөнгатулина, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов сәламләделәр. Күңелле һәм шаян, җылы һәм дулкынландыргыч концерт номерлары фестивальнең тематикасына – Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына туры килә иделәр. Аларның һәркайсы тамашачыларның алкышларына күмелде. Сарман районының талантлы балалары 14 призлы урынга һәм 4 махсус бүләккә ия булдылар. Сарманнан “Умырзая” бию коллективы (кече төркем, җитәкчесе – Гөлшат Нургалиева), Җәлилдән Данил Алькаев (“Вокал”, җитәкчесе – Раушания Гыйльфанова), Айсылу Хәбибуллина (“Вокал”, җитәкчесе – Гөлия Хәбибуллина), Мортамактан Рәмилә Хөсәенова (“Вокал”, җитәкчесе – Расиха Хәмидуллина) – I урынны, Сарманнан “Шатлык” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Резедә Хаҗиева), Җәлилдән Замирә Гайнетдинова (“Вокал”, җитәкчесе – Яна Гурешидзе), Ләйсән Ямалиева (“Вокал”), Сарманнан Рания Шәкурова (“Конферанс”, җитәкчесе – Ильмира Салихова), Колмәттән  Әлфиназ Бәдертдинова (“Конферанс”, җитәкчесе – Ильмира Салихова), Җәлилдән Радэль Хисамов (“Конферанс”, җитәкчесе – Лилия Хисамова) – II урынны, Җәлилдән “Карамель” бию төркеме (җитәкчесе – Аделя Садыйкова), “Лимонад” бию төркеме (җитәкчесе – Рәсим Ваһапов), Индира Мәрданова, Элина Төхбәтуллина (“Конферанс”, җитәкчеләре – Александр Фәрхетдинов), Сарманнан Рания Зарипова (“Вокал”, җитәкчесе – Резедә Хаҗиева)  III урынны алдылар. Колмәттән Рәзилә Бәдертдинова (“Вокал-соло”, җитәкчесе – Расиха Хәмидуллина) – “Иҗаттагы ихласлылык өчен”, Сарайлыдан Эдуард Мөхәммәдиев (“Вокал-соло”, җитәкчесе – Расиха Хәмидуллина) – “Иҗади эзләнү өчен”, Сөлектән Илгиз Сәетов (Вокал-Соло”, җитәкчесе – Расиха Хәмидулина), Сарманнан “Жасмин” бию төркеме (җитәкчеләре – Рәилә Биктимерова, Эльмира Әскарова) “Халык традицияләрен саклаганнары өчен” номинацияләрендә махсус призга ия булдылар. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар апрель аенда Казанда үткәреләчәк суперфиналда район данын яклаячаклар. 

 ФОТО: МӘДӘНИЯТ БҮЛЕГЕ АРХИВЫННАН.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев