САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балалары “Йолдызлык” фестиваленең зона турында катнашалар

Мәдәният бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә район балалары “Йолдызлык” фестиваленең Түбән Кама шәһәрендә үтә торган зона турында катнашалар.

- Барлыгы 205 бала белән бардык. Зона турында җиңү яулаучылар 7 мартта үткәреләчәк гала-концертта да чыгыш ясаячаклар, - диде мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова.
Фестивальдә катнашучы балалар үзләренең осталыкларын районда да ныклап чарладылар, Сарманда һәм Җәлил поселогында бәйрәм алдыннан үткәрелгән концертларда да чыгыш ясадылар. Аларга фестивальдә уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңүләр телибез!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – мәдәният бүлеге архивыннан. Фотолар район сәхнәләрендәге концертларда төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев