САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район балалары "Халкым чишмәсе"ндә җиңделәр

1 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе» Республика татар яшьләре милли иҗат фестиваленең гала-концерты узды.

Ул ел да ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Быел ул унөченче тапкыр үткәрелде. Фестиваль Татарстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни традицияләрен популярлаштыруны, татар теле һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүне максат итеп куя.

Фестивальдә 14-30 яшькәчә мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр катнашу хокукына ия. Ул татар телендә уздырыла һәм катнашучыларга сәнгатьле уку, вокал, хореография, инструменталь музыка, милли костюмнар күрсәтү кебек номинацияләрдә бәя бирелә. Әлеге фестивальдә безнең районыбызның да талантлы балалары катнаштылар һәм зур уңышларга ирештеләр. Сарман сәнгать мәктәбе укучысы Илгиз Сәитов 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аның җиңүендә укытучысы Расиха Хәмидуллинаның да өлеше зур. Ә Рания Зарипова Фестивальнең Гран-Приена ия булды. Аны бәйгегә әзерләгән укытучысы Резедә Хаҗиева үзенең сәләтле укучысы белән бик тә горурлана, чөнки Раниянең сәнгать дөньясында уңышлары бик күп. Без районыбызның йолдызчыкларын тәбриклибез һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев