САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте

18 апрельдән 25 апрельгә кадәр район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте. Бу көннәр кысаларында китапханәчеләр төрле чаралар оештырды. Сарманда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Асия Азиханованың хәлен белделәр, әкиятле дисклар һәм кечкенә бүләк илттеләр. Атна буе китапханәдә "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк", "Һәр кеше яхшылык кылса яхшырыр иде дөнья", "Яхшылыкка китаплар аша"...

18 апрельдән 25 апрельгә кадәр район балалар китапханәсендә "Язгы изгелек" атнасы үтте. Бу көннәр кысаларында китапханәчеләр төрле чаралар оештырды. Сарманда яшәүче мөмкинлеге чикләнгән Асия Азиханованың хәлен белделәр, әкиятле дисклар һәм кечкенә бүләк илттеләр. Атна буе китапханәдә "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк", "Һәр кеше яхшылык кылса яхшырыр иде дөнья", "Яхшылыкка китаплар аша" дигән баш астында китап күргәзмәләренә күзәтүләр, "Бу дөньяда син ялгыз түгел", "Кешеләр яхшылык эшләр өчен туа", "Яхшылык эшләргә ашык!" исемле беседалар, викториналар, "Яхшы гамәлләр" акциясе, "Яхшы сүз җанга рәхәт,яман сүз җанга җәрәхәт" исемле диспут, "Яхшылык җирдә ятмый", "Яхшы сүз - җан азыгы!" исемле изгелек дәресләре үтте. Бу чарада актив катнашкан балалар "Нәрсә ул яхшылык?", "Ни өчен җир йөзендә яхшылык кими?" дигән сорауларга җаваплар таптылар. "Язгы изгелек" атнасының соңгы көнендә "Яхшы гамәлләр" акциясе кысаларында дүртенче сыйныф укучылары катнашында Сарман халкына "Бездә изгелек атнасы", "Елмаегыз! Сезнең елмаю башкаларга да күчсен!", "Берәү генә җылынса да сулышымнан, буш үткән дип зарланмамын тормышымнан" исемле сүзләр белән җәлеп итеп, йөрәк рәвешендә эшләнгән эмблемалар беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев