САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район балалар китапханәсендә "Әкият" курчак театры эшли

Соңгы вакытта әти-әнине, укытучыларны, китапханәчеләрне балаларның китап укуга теләкләре бик аз булуы борчый. Китапларны компьютер, телевизор алыштыра. Ничек итеп балаларны китапханәгә тартырга, аларда китапка карата кызыксыну уятырга? Шул максаттан үзәк балалар китапханәсендә "Әкият" курчак театры эшли. 12 март көнне китапханәчеләр көче белән татар халкының "Батыр әтәч" һәм А.Алишның "Койрыклар" әкиятләре...

Соңгы вакытта әти-әнине, укытучыларны, китапханәчеләрне балаларның китап укуга теләкләре бик аз булуы борчый. Китапларны компьютер, телевизор алыштыра. Ничек итеп балаларны китапханәгә тартырга, аларда китапка карата кызыксыну уятырга?

Шул максаттан үзәк балалар китапханәсендә "Әкият" курчак театры эшли. 12 март көнне китапханәчеләр көче белән татар халкының "Батыр әтәч" һәм А.Алишның "Койрыклар" әкиятләре сәхнәләштерелде. Тамашаны карарга Сарман урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары килде. Могъҗиза һәм әкияти тамашаларны карап, балалар яраткан әкият геройлары белән очраштылар. Китапханәчеләр төрле әкият геройларының уй-кичерешләрен матур итеп уйнап күрсәттеләр. Бигрәк тә балаларга Абдулла Алишның "Койрыклар" әкияте ошады. Тамашаны карага барлыгы 25 бала килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев