САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район балалар китапханәсендә Дамир Гарифуллин белән очрашу узды

26 мартта Сарман район балалар китапханәсендә шагыйрь-язучы, журналист, археограф Дамир Гарифуллин белән очрашу үткәрелде. Ул әдәби кичә формасында үтте. Дамир Гарифуллин белән очрашуга "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр һәм китапханәнең актив укучылары килделәр. Юбиляр шагыйрь-язучы (аңа 2014 елда 75 яшь тула) балаларны шигъриятнең тылсымлы дөньясы белән таныштырды. Дамир абый очрашуга бүләкләр...

26 мартта Сарман район балалар китапханәсендә шагыйрь-язучы, журналист, археограф Дамир Гарифуллин белән очрашу үткәрелде. Ул әдәби кичә формасында үтте. Дамир Гарифуллин белән очрашуга "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр һәм китапханәнең актив укучылары килделәр. Юбиляр шагыйрь-язучы (аңа 2014 елда 75 яшь тула) балаларны шигъриятнең тылсымлы дөньясы белән таныштырды. Дамир абый очрашуга бүләкләр белән килгән иде: китапханә һәм "Кояшкай" балалар бакчасына китаплар бүләк итте, балаларга - тәм-томнар. Китапханәчеләр юбилярның китапларыннан "Шигъри дөнья тылсымчысы" дигән күргәзмз оештырдылар, ә "Оста куллар" түгәрәгеннән Аделя Шакирова Дамир Гарифуллинга үз куллары белән ясаган бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев