Район авылларында сәләтле балалар яши .
Кичә, 20 март көнне, район мәдәният йортында “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде. Анда район авылларының зона турларында җиңгән балалар катнаштылар. Район турында призлы урыннар алучылар һәм уңышлы чыгыш ясаучылар билгеләп үтелде. Аларга оештыручыларның дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз