САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район авылларында бәйрәм чаралары узды

Район авылларында шулай ук Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары Бөек Җиңү парадында катнаштылар. Укучылар, тынычлык теләп, җыр башкардылар. Балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, ветераннарга багышлап, биеделәр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Сөлек мәдәният йортында "Җиңү алып килде язлар"...

Район авылларында шулай ук Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективлары Бөек Җиңү парадында катнаштылар. Укучылар, тынычлык теләп, җыр башкардылар.

Балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, ветераннарга багышлап, биеделәр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

Сөлек мәдәният йортында "Җиңү алып килде язлар" исемле митинг узды. Тыл ветераннарын Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар. Чәй өстәле әзерләнде. Тыл ветераннары бик канәгать калдылар.

Төп фото - Сөлектәге бәйрәм чарасыннан

Реклама

Бәйрәм чарасы Сарайлы авылында да үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X