Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә

22 гыйнварда отчет җыелышлары Чукмарлы һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә дәвам иттеләр. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Данияр Газизов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырдылар, агымдагы елга планлаштырылганнарын атадылар. "Сарман" агрофирмасының бүлекчә җитәкчеләре Айдар Шәймарданов һәм Илнар Мәрданшин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләделәр. Участок полиция хезмәткәрләре Валерий Алексеев һәм Ләззәт...

22 гыйнварда отчет җыелышлары Чукмарлы һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә дәвам иттеләр. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Данияр Газизов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырдылар, агымдагы елга планлаштырылганнарын атадылар. "Сарман" агрофирмасының бүлекчә җитәкчеләре Айдар Шәймарданов һәм Илнар Мәрданшин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләделәр. Участок полиция хезмәткәрләре Валерий Алексеев һәм Ләззәт Хәсәнов җирлектәге криминоген хәл белән таныштырдылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев социаль-икътисади торыш турында сөйләделәр. Чукмарлы авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да үз өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча чыгыш ясады. Ахырдан алдынгылар бүләкләнде, халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Чукмарлы авыл җирлегендә үткән җыен

Әлмәт авыл җирлегендә үткән җыен

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар