САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раштуа сынамышлары – сынап кара

.

 Бу көнне өйгә беренче булып ир-ат яки малай кеше керсә – иминлеккә, муллыкка. Карт яки карчык керсә – озын гомергә. Тәрәзәгә кош кага икән – искиткеч яңалыкка. Исерек кеше керә икән – бөтен ел тавыш-гаугалы булачак. Хатын-кыз икән – гайбәткә. 
Беренче булып ир-ат керә икән – бизәксез, бертөсле кием киегез, хатын-кыз керә икән – ел уңышлы булсын өчен, бизәкле күлмәк кияргә кирәк. 
Бәйрәм табыны вакытында өстәл астына песи кереп утырса, бу елда табында утыручылар арасында беркем дә вафат булмаячак. 
Бәйрәм көнне өйгә ике кеше керсә, бу елда ел дәвамында йорттагылар арасында үлем-китем, аерылышулар көтелми. 
Бәйрәм көнне нәрсә дә булса түгүдән, ватудан сакланыгыз – ел тынычсыз булуы ихтимал. 
10 январь көнне бала мөстәкыйль рәвештә беренче адымнарын атлый икән, ул сәламәт, матур һәм озын гомерле булачак. 
10 январь көнне камыр куймагыз. 
11 январь көнне ирегезгә сөлге бирмәгез, ул кул озайта башлаячак. 
Бу көнне тоз түгүдән дә сакланыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев