САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раниягә паспортны Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды

12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә - "Мин - Россия гражданы" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Татарстан Дәүләт Советында республиканың яшь гражданнарына паспортлар тапшыру матур традициягә әверелде. Кичә дә республиканың ундүрт яшьләре тулган 34 укучысы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан әлеге төп документны алдылар. Билгеле, мондый хокукка уку отличниклары, олимпиадалар,...

12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә - "Мин - Россия гражданы" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Татарстан Дәүләт Советында республиканың яшь гражданнарына паспортлар тапшыру матур традициягә әверелде. Кичә дә республиканың ундүрт яшьләре тулган 34 укучысы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан әлеге төп документны алдылар.
Билгеле, мондый хокукка уку отличниклары, олимпиадалар, спорт бәйгеләре җиңүчеләре, мәктәпнең җәмәгать эшләре активистлары лаек була. Дәүләт Советы спикеры кулыннан паспорт алучылар арасында безнең районнан Кәүҗияк мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рания Фатыйхова да бар иде. - - Рания бик яхшы укый, 2016-2017 уку елында татар теле һәм биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды, -ди аның сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Салихова.- Ул - мәктәпнең балигъ булмаганнар арасында профилактика отряды командиры. Узган уку елында алар белем бирү учреждениеләре отрядлары арасындагы район конкурсында икенче урынны алдылар. Ачык, аралашучан, мөлаем кызны һәркем якын итә. Рания һәрчак гаделлек сагында тора, кирәк чакта, ярдәмгә килә, сыйныфта күп кенә эшләр өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шул ук вакытта кеше фикеренә дә колак сала белә. Укучыбыз мондый хокука ия булуы - паспортны Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан алуы белән горурлана һәм тормышындагы төп документны алганнан соң без аның укуын һәм җәмәгать эшләрен тагын да җитдиләнебрәк дәвам итәренә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев