Рания Президент белән очрашуда катнашты
7 майда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Җиңүнең таныш йөзләре"дигән республикакүләм тарихи-патриотик акция үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Бу акция "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында..." республика тарихи-патриотик акциясенең II этабы булып тора....
7 майда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Җиңүнең таныш йөзләре"дигән республикакүләм тарихи-патриотик акция үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.
Бу акция "Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында..." республика тарихи-патриотик акциясенең II этабы булып тора. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләргә һәм бөтенхалык бәйрәменә үз өлешен кертергә теләгән барлык кешеләргә адресланган.
Акция ике этапта үткәрелде: мәктәп һәм муниципаль. Муниципаль турда Зур Нөркәй урта мәктәбен 3 класс укучысы Рания Юнысова тәкъдир итте һәм җиңү яулады. Тәкъдим ителгән материаллар буенча мәгълүмати баннерлар әзерләнде. Зур Нөркәй мәктәбе баннеры шул авылда яшәүче сугыш ветераны Габделхак Абдуллинга багышланды. Баннерда батырның биографиясе, бер батырлык тарихы, сугышчан юлының картасы күрсәтелде. Рания Казанда үткәрелгән бәйрәмгә чакыру алды һәм республика Президенты белән очрашуда катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев