САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рангазарга кунаклар килделәр

.

Бүген районга эшлекле сәфәрләре кысаларында “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, җәмгыятьнең “Татнефть-Добыча” структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров, “Татнефть” җәмгыятенең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов Рангазар авылында булдылар һәм мәдәният йортында баручы капиталь ремонт белән таныштылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. 

Рангазар авылы районда кечеләрдән саналмый. Элек-электән авыл халкы тырышлыгы белән дан казанган: игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Соңгы елларда яшьләрнең күбрәк шәһәргә тартылуы, дөрес, аның демографик хәленә йогынты ясамый калмаган. Авыл балалар бакчасына йөрүче сабыйларның аз булуы шуңа ишарәли. Әмма җирлектә өметне, ышанычны сүрелдермиләр. Мәдәният йорты бинасы белән бер түбә астында урнашкан балалар бакчасын төзекләндерә башлаганнар. Тәрәзәләр пластикка алмаштырылган, түшәмнәр яңартыла, ишек төпләре яңачага үзгәртелгән. 

- Авылыбызда Совет урамының 850 метрына асфальт җәеләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 5 миллион 600 мең сум акча бүлеп бирелде. 295 меңгә Мәчет күле чистартылды. 80 меңгә ком карьерын рекультивацияләү каралган. Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара. Нефтьчеләр ярдәме белән бинаның түбәсе яңартылды, кырлары белән 26 тәрәзә алмаштырылды. Суүткәргеч линияләре сузу өчен ике миллион сум акча бүленде. Мәдәният йортына, балалар бакчасына керү юлларына брусчатка җәелде. Аларына район җитәкчелеге ярдәм итте. Җирле казнадан түшәмнәр, идәннәр яңартылачак, өлешчә җылылык системасын, электр линияләрен алмаштырырга да ярдәм итәчәкләр, - диде авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев