САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рангазарда сораулар да бирде, күпләп рәхмәтен дә әйтте халык

Авыл җирлегендә узган җыелышта ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.

Кунаклар иң элек Рангазар авылы клубында урнашкан туган якны өйрәнү музеен карадылар. Биредә экспонатлар җыя, туплый гына башлаганнар әле. Шулай да шактый борынгы эш кораллары, хуҗалык кирәк-яраклары, кул эшләре туплаганнар. Җирлектә башкарылган башка эшләр хакында җыенда сөйләштеләр. Халык үзен кызыксындырган сорауларын да бирде, тәкъдимнәрен җиткерде, зурлап рәхмәт әйтергә дә онытмадылар. Иң элек узган елгы эшләргә һәм киләчәктә башкарыласыларга җирлек башлыгы Айназ Шәрипова тукталды. Аннан “Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Равил Әхмәтов чыгыш ясады. Участок инспекторы Илназ Бадыйков җирлектәге, райондагы криминоген хәлләр торышы белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган ел башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга планнары белән уртаклашты. Геннадий Глушков та авыл халкына үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Соңыннан аеруча активлар, юбилярлар бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев