САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рангазарда Хәйдәр абый белән Җәмилә апа Хәсәновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Сарман районы Рангазар авылында яшәүче Хәйдәр абый белән Җәмилә апа Хәсәновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 елның 7 февраленда тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр. Бәхетле пар 60 ел бергә яшәү дәверендә өч баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре...

Сарман районы Рангазар авылында яшәүче Хәйдәр абый белән Җәмилә апа Хәсәновлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 елның 7 февраленда тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр.

Бәхетле пар 60 ел бергә яшәү дәверендә өч баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре белән матур гына тормыш итәләр. Дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. 2000 нче елда язмыш аларны туган якларына кайтара.

Хәйдәр абый бик актив кеше. Ул үзенең фикерләре, киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора.

Реклама

Юбилярларны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев