САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рангазар халкы - коррупциягә каршы

Рангазар авыл җирлеге оешмаларында эшләүчеләр катнашында «Без – коррупциягә каршы» дигән тематик әңгәмә үткәрелде.

Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелүе турында авыл җирлеге башлыгы Кыямов Румил Наил улы сөйләде. Республикабызда коррупциягә каршы көрәш актив рәвештә алып барыла. Чыгарылган законнар, "түгәрәк өстәл" оештыру, "кайнар элемтәләр" аша халыкны мәгълүматландыру кебек чаралар тормышыбызны бу "чирдән" дәваларга ярдәм итәр дип ышаныч уята.  

Моннан тыш, коррупциянең җәмгыятькә һәм дәүләткә китергән тискәре йогынтылары турында да сөйләшенде.   

Һәрбер кеше үзеннән башлап, тормышында намуслылык, гаделлек һәм законга буйсыну принципларын урнаштырып, коррупциягә каршы көрәштә үз өлешен кертә ала. Бергәләп бу проблеманы җиңү мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев