САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ралина белән Ландыш Тинчурин иҗатын белүләрен конкурста расладылар

30 нчы ноябрь көнне 2 нче санлы Җәлил мәктәбенең 8 а сыйныфы укучысы Галләмова Ралина һәм 10 а сыйныфы укучысы Сәфиуллина Ландыш Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында К.Тинчуринның тууына 131 ел, театрның 85 еллыгына карата үткәрелгән “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV республика конкурсының йомгаклау тантанасында катнаштылар. Ралина «Рәсем - эзкиз» номинациясендә 1 нче урынга лаек булса, Ландыш Диплом белән бүләкләнде.

Бүләкләү өлеше беткәч, килгән кунакларга драматургның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев