САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районның хезмәт коллективлары ГТО фестивалендә көч сынашачаклар

«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» физкультура-спорт комплексы эшчәнлегенә даими рәвештә үзгәрешләр һәм яңалыклар кертелә.

Дөрес, ГТО фестивале турында «таныш түгел әйбер» дип әйтеп булмый, ул моңа кадәр дә җәйге һәм кышкы этапларга бүленеп оештырылды. Быелдан исә ул Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре хезмәт коллективлары арасында үткәреләчәк. 
Тышта «Алтын көз» хөкем сөрсә дә, 10 октябрьдә фестивальнең нәкъ менә җәйге этабы старт алды. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
– Фестивальнең бурычлары элеккечә кала: халык арасында ГТО комплексын популярлаштыру, аның физик әзерлек дәрәҗәсен арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә этәрүче шартлар тудыру. Командалар шактый күп, шуңа күрә фестивальне оештыру эшләренә район Башкарма комитеты, аның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәгариф бүлекләре дә кушылалар, – диде районның ГТО буенча тестлаштыру үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Дәүләтбаев. 
Тулырак язманы район газетасының 18 октябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев