САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның җәмәгать тәрбиячеләре осталыкларын күрсәттеләр

2009 елда Татарстанда «Балигъ булмаган яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячесе» дигән Закон кабул ителде.

Бер сүз белән әйткәндә, әлеге Закон нигезендә җаваплылыкка тартылган яисә полициянең балалар һәм яшүсмерләр бүлегенә хисапка алынучыларга комиссия аркылы җәмәгать тәрбиячесе беркетелә.
. Бүгенге көндә районыбызда 13 җәмәгать тәрбиячесе бар.
. Иң актив эшләүчеләрне ачыклау, җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын, ихтирамын күтәрү максатыннан, 26 нчы сентябрьдә "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды.
. Конкурсантлар җәмәгать тәрбиячесе буларак үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган эш планнарын, визит карточкаларын, шөгыльләрен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның педагогик осталыкларын, уйлап таба белүчәнлекләрен, оештыру сәләтләрен, оригиналь фикер йөртә белүләрен исәпкә алдылар.
. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова конкурс ахырында чыгыш ясаучыларны бүләкләде, барлык катнашучыларга җәмәгать тәрбиячесе буларак эшчәнлекләрендә зур уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X