САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның ел укытучысы билгеле булды

Ике көн дәвамында узган “Ел укытучысы-2024” бәйгесенең муниципаль туры нәтиҗәләре чыгарылды.

Бәйгедә барлыгы 16 укытучы көч сынашты. Алар үзләренең осталыкларын мастер-классларда, укучылар белән эшләү алымнарында күрсәттеләр, эшчәнлекләре буенча интервью бирделәр. Нәтиҗәдә районның “Ел укытучысы” исеменә Җәлил беренче санлы урта мәктәбенең тарих укытучысы Айгөл Шәехова лаек булды. Ул район данын зона бәйгесендә яклаячак.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исемен шул ук мәктәп мөгаллиме Алинә Гыймаева яулады. “Педагогик дебют” номинациясендә Сарман урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәлия Мөхлисуллина җиңүче булды.
Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Фәсхетдинова, Җәлил гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Рамис Якупов, Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар педагогы Рузилә Таҗетдинова “Ел укытучысы” бәйгесенең призерлары булып танылдылар. Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Лилия Нуретдинова, поселокның гимназия укытучысы Рузилә Асылшәрипова “Педагогик дебют” номинациясендә призер калдылар. Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Шәмсетдинова – “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә, Зур Нөркәй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ландыш Мәхүбрахманова, Петровский Завод мәктәбенең оештыру-педагогы Альберт Туктаров “Ел укытучысы” номинациясендә лауреат булдылар.
Бәйгедә Мортыштамак мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Салихова, Илексаз һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләренең технология укытучылары Артур Шакиров, Айдар Җиһангиров, Кәүҗияк һәм Саклаубаш мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары мөгаллимнәре Зилә Фәхрисламова, Ләйсән Фәррахетдинова да уңышлы чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләрне, призерларны, лауреатларны һәм катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова сәламләделәр һәм бүләкләделәр, киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев