САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбыз “Болгар радиосы” призына ия булды

Сарманда яшәүче Айрат Харисовның кул эшләренә осталыгы хакында без берничә тапкыр язып та чыктык.

Аның матур бакча ясау сәләте дә көчле. Язын-җәен, көзләрен аллы-гөлле чәчәкләре белән беррәттән, оста куллары белән ясалган бакча геройлары да алар яшәгән йорт янын узучыларны сәламлиләр. Кыш көне дә бакчалары матурлыкка күмелә. Яшеллеккә алмашка Яңа ел могҗизалары тамаша итә. Җем-җем итеп утлар яна, әкият геройлары сихрилеккә күмелә. Шул матурлыкны бөтен республикага танытып, Айрат “Болгар радиосы” оештырган бәйгедә икенче урынны алды һәм микродулкынлы мич белән бүләкләнде.

- Ел да капка төбен бизәп куям. Узып-китеп йөрүчеләр дә сокланып китәләр. Күбесе бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итәләр. Әнинең элек бергә эшләгән хезмәттәше Альфира апа “Болгар радиосы”ның бәйге үткәрүе хакында ишеткән дә, миңа да әйтте. Шулай итеп, фотоларны җибәреп карарга булдым. Тулырак мәгълүматны радионың официаль сайтыннан эзләп таптым. Нәтиҗәдә, катнашып, туганнар, дуслар, танышларым ярдәмендә икенче урынны алдым. Форсаттан файдаланып, минем өчен тавыш биргән барлык райондашларга, якыннарга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, - диде безнең актив хәбәрчебез Айрат Харисов. 

Сарманда Үзәк чыршыны ачу тантанасында тынгысыз егетебезне район башлыгы Фәрит Хөснуллин да бүләкләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев