САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре каралды

Бүген район Советында террорчылыкка каршы комиссиянең агымдагы елдагы соңгы утырышы узды.

Аны комиссия рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Комиссия эшендә ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсе бүлеге начальнигы Андрей Пискунов катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү барышында район территориясендә террорчылыкка каршы тору чаралары күрү буенча башкарылган эшләр хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Раил Таҗетдинов чыгыш ясады.
Спорт объектларын террордан саклау мәсьәләләре турында район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Алина Алиуллина сөйләде.
Мәгариф учреждениеләрендә башкарыла торган профилактик чараларга мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова тукталды.
Карашай Саклау, Ләшәү Тамак авыл җирлекләре башлыклары Вероника Хөсниева, Илфат Хәбибуллин җирлекләрдәге бу юнәлештәге эшчәнлекне яктырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев