САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда «Белем» җәмгыяте эшчәнлеген яңартты

Россия Федерациясе Президенты В. В Путин инициативасы белән «Россия Белем җәмгыяте «Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт мәгърифәтчелек оешмасы (алга таба — Җәмгыять) эшчәнлеге яңадан башланды.

Җәмгыять гражданнарга фән, мәдәният, сәнгать, тарих һәм тормышның башка өлкәләрендәге казанышлары турында хәбәр итүче чаралар үткәрә.
2023 елның сентябрендә җәмгыять тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән «Үз белемнәрең белән уртаклаш» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен үткәрү башлана. Акцияне Белем көненә багышланган шул ук исемдәге марафон ача.
Әлеге марафонда Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамиль Миргаяз улы Рамазанов катнашып, һәм гомуми белем бирү оешмасы Сарман мәктәбе укучылары өчен республика һәм муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше һәм перспективалары белән бәйле тема буенча мәгърифәтчелек дәресе үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев