САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда «Әбием җылысы» проекты тормышка ашырыла

Киләчәгең матур, хәерле булсын дисәң, иманлы бала тәрбиялә.

Ә баланы иң беренче гаилә тәрбияли.

2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак үтәчәк. Әти-әнинең бер- берсенә карашы, нинди төр эш белән мәшгуль булуы, аларның җәмгыятьтә үзен тотышлары балага — үрнәк. Бала гаиләдә тәрбияләнеп балалар бакчасына килгәч, аңа үрнәк буларак тәрбиячеләр дә өстәлә. Димәк, безнең максат бергәлектә дус-тату яшәү һәм эшләү зарур. Районыбызда «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Әбием җылысы» милли проекты белән балалар бакчаларында нәни бала күңеленә әбиләребез аркылы әһәмиятле тәрбия бирү юнәлешендә эш башлады. Шул нисбәттән, иң мөһиме, беренчел эшебез- нәсел җепләрен барлау, әби-бабаларыбызны белү, аларның ничек тормыш итүләрен белү аркылы балада һөнәри сәләтләрне барлап, ачу тора. Мәгариф бүлеге безнең фикерне хуплап алды, бергәлектә милли проекларны тормышка ашыру нәтиҗәсе булып-әти-әниләр, тәрбиячеләр белән берлектә аек акыллы, тәне-җаны сәламәт бала тәрбияләү тора. Моның өчен районыбызда бөтен мөмкинлекләр бар, тик гамәлләребез изге, күңелләребез чиста булсын.

30 январь көнне «Лилия» балалар бакчасында шәҗәрә-нәсел агачының әһәмияте хакында фикер алыштык. Бала күңеле чиста, пакь. Нинди орлык салсаң, җимеше дә шундый була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев