САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе мөрәҗәгате

Халыкара инвалидлар көне язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан көчле рухлы, максатчан кешеләргә багышланган. Алар тормыштан ямь табып, һәр аткан таңга сөенеп яши беләләр.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән барлык райондашларымны истәлекле көннәре белән тәбрик итәм! Сез, үзегезнең статусыгызга карамастан, алдагы көнгә ышаныч, киләчәккә өмет белән карый беләсез, актив кешеләр булып каласыз. Сезнең һәркайсыгызга ныклык, ихтыяр көче телим. Көннәрегез шатлык белән тулы, янәшәгездә һәрчак сезне яратучы якыннарыгыз, тугры дусларыгыз булсын. Күңелегездә үз-үзегезгә ышаныч хисе беркайчан да сүнмәсен, янәшәгездән бәхет һәм уңыш атласын. Әйләнә-тирәдәгеләрдән һәрвакыт игътибар һәм кайгыртучанлык тоеп яшәгез!
Асыляр Харисов, Сарман районы инвалидлар җәмгыяте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев