Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Медицина хезмәткәре көне белән котлый

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олуг хөрмәткә лаек. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – халык сәламәтлеге, кеше гомере өчен җавап бирәсез. Ак халатлы һөнәр ияләре – безнең өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең хезмәт осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышлана. Ул, белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау – бу сыйфатлар медицина хезмәткәрләренә хас. Күбегез – табиблар, шәфкать туташлары, кече медицина персоналы – һөнәри бәйрәм көнен үз эш урынында каршы ала.

Фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез, коткарылган гомерләр, киң күңелле, сизгер булуыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Аерым рәхмәт сүзләрем – тармак ветераннарына. Сезнең тәҗрибәгез, күпьеллык намуслы хезмәтегез чиксез ихтирамга лаек.

Әлеге бәйрәм көнендә барлык медицина хезмәткәрләренә һәм якыннарына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.


Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев