САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафис һәм Рәзинә Мусиннар алтын туйларын билгеләп үтәләр

Районыбызның хөрмәтле кешеләре - Сарман авылында яшәүче, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Татарстанның атказанган табибы Рафис һәм Рәзинә Мусиннарның 7 ноябрьдә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

Аларны алтын туйлары белән район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән шулай ук район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Сахуриев котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Рафис һәм Рәзинә Мусиннарның тату гаилә серләре турындагы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X