САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рабига апа җырларга ярата 

.

Кәүҗияк авылында гомер кичерүче Гайсина Рабига Муса кызына узган елның соңгы көнендә 95 яшь тулды. Ул Башкортстанның Шаран районы Яңа Таулар авылында крестьян гаиләсендә алты малайга бер кыз булып туган. 1944 елда язмыш җилләре Рабига апаны Үзбәкстан якларына җибәрә. Шунда тормыш иптәше белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Дүрт бала – 3 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Наманган шәһәрендә гомуми туклануда пешекче булып 42 ел эшли ветеран. Үзенең хезмәте турында горурланып сөйли. Бүгенге көндә кызы Нурия тәрбиясендә Кәүҗияк авылында яши. Тормышыннан бик канәгать ул. Күршесе Энҗе апа белән бик дус-тату яшиләр алар. 95 яшьтә булса да, күңеле көр, җор телле. Җырлап та җибәрә, шигырен дә сөйли.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев