САРМАН
  • Рус Тат
  • Һәр эшнең остасы бар, һәр останың остазы бар.

    Маңгаеңа ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулаен шулай, әмма төрле һөнәр ияләрен, төрле холыклы һәм яшьтәге кешеләрне берләштерүче, бер уй, бер теләк белән яшәтүче сихри көч бар. Ул - моң. Күкләрдән бирелгән шушы моң адәм баласының тормышына аңлатып булмый торган ямь, мәгънә бирә. Ул аңа - сулар һава, эчәр су....

    Маңгаеңа ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулаен шулай, әмма төрле һөнәр ияләрен, төрле холыклы һәм яшьтәге кешеләрне берләштерүче, бер уй, бер теләк белән яшәтүче сихри көч бар. Ул - моң. Күкләрдән бирелгән шушы моң адәм баласының тормышына аңлатып булмый торган ямь, мәгънә бирә. Ул аңа - сулар һава, эчәр су. Күңелендә шушы чаткыны тойган кешеләр бер-берсенә тартылалар, шулай итеп туа инде ул ансамбльләр.
    Егетләр сәхнә тота
    Җәлил бистәсендә дә бар андый төркем. Алар сәхнәгә чыгып басуга, зал тып-тын кала. Тимер-томыр тотып тупасланган бармаклар баян телләре өстендә биешә башлауга, тамаша залына сихри моң тула, ул күңелләрне еракка-еракларга - балачакка, бәхетле вакытларга алып китә, яисә сагыш күленә сала. Ә сәхнәдә - гап-гади егетләр - Җәлил бистәсендә ел саен үткәрелүче смотр-конкурсларның бизәге, Җәлил УТТсының алдынгы шоферлары. Бу егетләр баян һәм гармуннары, курайлары белән - һәр бәйрәмнең үзәгендә. Җырга, моңга гашыйк Җәлил халкы үзенең шушы егетләре белән горурланып яши. Күз алдыңа китереп карасаң, ул бармаклар көндез нинди генә эшләр башкармаган. Аларга өшергә дә, пешәргә туры килгәндер. Кайсыларыдыр 10-12 шәр сәгать "баранка" әйләндергән.
    Шушы егетләрнең берсе - Ришат Якупов - 40 ел руль артында. Армия сафларына киткәнче, слесарь булып эшләгән, кайткач, уку комбинатында шофер һөнәрен үзләштергән. Ришатның шушы гомер эчендә йөртмәгән бер генә төр машинасы да калмаган. Автобусларның "шалтыр-шолтыр" килеп торган искеләрендә дә йөргән ул, шулай ук иң кәттәләрендә дә кеше "ташыган", һәм әле дә "ташый". Ә моң аңа гаиләдән, ана сөте белән кергән. Әтисе Гатифулла абыйның тальянда уйнап, әнисе Фәимә апаның җырлаганын Иске Минзәләбаш кешеләре әле дә хәтерлиләр. Ә Ришат гармунда уйнарга Гатифулла абыйның тальянында өйрәнә. 5 нче класста укыганда, аңа әтисе ярым баян алып бирә. Ришатка озакламый 60 яшь тула, димәк, гармунчы стажы да шуңа якынлаша.
    Баянчы егетләрнең икенчесе - Мөнәвир Вәлиев. Аның иҗатка тартылуы шулай ук кечкенәдән килә. Әтисе Миргаяз абый үзе дә тальянда уйный. Аның ике шук малае (Мөнәвир һәм абыйсы) әтиләренең бер гармунын күрше авылдан килгән бер абзыйга сатып җибәрәләр, ә икенчесен урталай кисеп "марҗасын карыйлар": тавышының кайдан чыкканын күрәселәре килә. Шул чактагы кызыксынуы көчле булгандыр, ахры, Мөнәвир гармуннарда уйнап кына калмый, аларны төзәтә дә. Аның 15-20 гармуны, 5-6 тальяны бар. Болар - өйдә булганнары. Ә кеше кулындагылары күпме?! Ул аларның төгәл санын да белми. Курайларны да кечкенәдән үзе ясый. Аның хәзинәсендә, үзе әйтмешли, " настоящий, чын башкорт курае" да бар. Тирә- якка Сукыр гармунчы буларак даны таралган Сәгъдетдин абзыйның үзе ясап биргән гармуны да бар әле аның. Ул аны кадерләп саклый. Мамадышка барып чыккач, бер абзый аңа борынгы тальянның җиз пластинкаларын бүләк итә. Сәгъдетдин абзый шул пластинкалардан Мөнәвиргә гармун ясап бирә. Мөнәвирнең коллекциясендә ике Саратов гармуны да бар.
    Мәдәният училищесын тәмамлап, авылда мәдәният йорты директоры булып эшләгән, аннан армия сафларында хезмәт иткән, Җәлил ярдәмче хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган Мөнәвир бүгенге көндә технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшли. Шушында таныша инде ул гармунчылар ансамбле җитәкчесе Ришат Якупов белән. "Аның җитәкчелегендә күп бәйрәмнәрдә, смотр-конкурсларда катнаштык. Уңышларыбызда аның хезмәте зур", - ди Мөнәвир. Әйе, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск кебек зур шәһәрләрдә нефтьчеләр арасында үткәрелгән смотрларда катнашып, лауреат исемнәре алып кайту тырышлык та, бердәмлек тә сорый.
    Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән Марсель Хәсәнов та беренче көйләрен әтисе Хәлиулла абыйның тальянында чыгара. Мәктәптә атнага бер керә торган җыр дәресе, клубларда хромкага, тальянга өчле, сигезле, вальс әйләнүләр, тыпырдап, ут чыгарып биюләр... Марсель өчен "музыка мәктәбе" - шулар. Шунысы куанычлы, үзе музыка мәктәпләрендә укый алмаса да, кызына киң юл ачыла: Рәмзия - Җәлил музыка мәктәбен, Әлмәт шәһәрендәге музыка училищесын тәмамлый. Ул - бистәбезнең танылган шәхесе, Җәлил музыка мәктәбенә нигез салучы М.Йөзлебаев килене, бүген үзе шул мәктәптә балаларга белем бирә.
    Җәлил УТТсы ансамбленең тагын бер активисты - Иске Кәшер авылы егете Хәниф Мифтахов. Гармунда дүрт-биш яшендә уйнарга өйрәнгән. Беренче баянын, 10 нчы классны тәмамлагач, колхозда үзе эшләп алган акчасына Әлмәт шәһәренә барып сатып алган. Гомере буе моңга, җырга, баянына тугрылыклы булып калган. Үзеннән өлкәнрәк ике абыйсы да - оста баянчылар. "Уйнау, җырлау яшәү көче бирә. Уйнарга мин абыйлардан өйрәндем. Аның дусты безгә еш килә, бергә гармунда уйнарга өйрәнәләр, алар ял иткән арада гармуннарын алып тарткалап карыйм, шулай көй чыгара башладым", - ди Хәниф.
    Ул җырга
    гашыйк
    Җыр-моңга гашыйклар Сарманда да бар. Шундыйларның берсе - Валентин Кузьмин. 1941 елда Ләке авылында дөньяга килә ул. Ирләре сугышка киткән апалар, егетләре ут эчендә йөргән керәшен кызларының кичләрен "түгәрәк уен"нарына ияреп йөри башлаганда, Валентинга өч кенә яшь була. Гөргери дәдәйнең гармунда уйнаганын күреп, авызын ачып карап тора, кыюланып китеп, гармунны сыйпап та ала әле. Шул чак Гөргери дәдәй тальянын Валентинның алдына куеп, кычкыртып карарга рөхсәт итә. Малайның түбәсе күккә тия. Ул тальянны бүген дә хәтерли Валентин абый. Гөргери дәдәйнең ул вакытта: "Гармунчы була бу малай, менә Гөргери дәдәй әйткән иде, диярсез", - диюе фәрештәләрнең, амин, дигән чагына туры килгәндер, ахры, инде 70 яшен тутырган Валентин абыйның кулыннан бүген дә гармуны төшми. Аның өендә баяннан алып, уч төбе кадәр кечкенә гармунга кадәр бар. " Иртән иртүк маллар карап кергәч, унбиш минут кына булса да, кулга гармун алып утырмасам, көне буе кәефем начар була, уйнау миңа яшәү көче, энергия бирә", - ди ул. Әтисенең аны гармунчы итеп күрәсе килгән, үскәч гармун алып бирәм, дия торган булган. Тик... ул сугыштан әйләнеп кайта алмаган. Ә әнисенең кая инде гармун алып бирерлек рәте. "Ул вакытта Ләкедә бер кешедә иске патефон бар иде. Анда Гөлсем Сөлайманованың өч җыры язылган пластинканы кат-кат әйләндерә идек. Үскәндә ишеткән бердәнбер профессиональ җырчы шул булды. Аны тыңлап, кичке уеннарда халык җырларын җырлап, керәшен такмакларын такмаклап үстем. Үземнеке булмаса да, кеше гармунында уйнарга өйрәндем, җиде классны бетергәндә инде, авылда оста гармунчылардан санала идем. Унөч яшьтән фермада эшләдем, шуннан армиягә киттем. Аннан кайтуга, авылларга ут кертү башланган иде, электр эшенә укырга җибәрделәр. Подстанциядә шофер да, электромонтер да булдым. Соңрак МСОда "аккумуляторщик" булып эшли башладым. Кайда гына эшләсәм дә, җырдан, гармуннан аерылмадым. Гөлүсәм дә каршы килми. Барасы җиремә көйләп озатып кала, каршы ала. Аның белән безнең авылга пионервожатый булып эшкә килгәч танышкан идек, бүгенгә кадәр, шөкер, матур яшибез. Күптән түгел "Керәшеннәр җыру әйтә" дип исемләнгән фестивальдә катнашып, 3 нче урынны алып кайттык. Россиянең бөтен төбәкләреннән, хәтта Красноярскидан да килгәннәр иде".
    Үзе - бер тарих
    Рафаэль Гыйлаҗев урынында берәү булса, әллә кайчан сынган булыр иде. Ә ул тормыш җилләренә каршы тора. Каты авыру аның баласын мәңгелеккә алып китә...
    Рафаэль кулына гармунны 4 нче класста укыганда ала. Әтисе алып биргән тальян белән Шәрләрәмә мәктәбендә узган концерт, спектакльләрнең үзәгендә була. Шәрләрәмә авылы гармунчыларга бик бай, шуңа анда уйнарга өйрәнү әлләни кыенлык тудырмый. Аннан матур көнчелек дигәне дә бар: ни өчен әле Рафаэль гына уйный белмәскә тиеш. Авылдашы, танылган каләм остасы Мөсәвир Гатауллин курай да бүләк итә. Бүләк, дигәннән, Ифрат Хисамовның Әлмәттә эшләгәндә үзе бүләк иткән кураен да кадерләп саклый Рафаэль.
    Соңрак, Чаллыда яши башлагач, КамАЗ заводы каршында оешкан үзешчән коллективта катнаша: җырлый, гармунда, курайда уйный. Алып баручы, нәфис сүз остасы буларак та таныла.
    Рафаэль Гыйлаҗевның иң бәхетле чоры Чаллы сәхнәләрендә үтә, дисәк, ялгыш булмас. Сәхнә ветераны дүрт яшьлек кызы Гүзәлнең сәләтен күреп, аны сәхнә йолдызы итеп танытуны үзенә максат итеп куя. Моңа ирешә дә. Гүзәл Гыйлаҗева Чаллы, Казан сәхнәләрен яулый. Гүзәл Гыйлаҗева җитәкчелегендәге "Айгөл" төркеме ике тапкыр Төркиягә концертлар белән бара, уңышлы чыгышлар ясап, Татарстан данын яклый. Тик... һаман да шул язмыш. 20 яше тулар-тулмас, каты авыру, 9 айлык сабыен ятим калдырып, Гүзәл Гыйлаҗеваны арабыздан алып китә. Чаллы сәхнәләрен балкыткан Гүзәл дусларының, туганнарының күңелендә мәңге җуелмас йолдыз булып яна. Кызы Гүзәл белән сәхнәдә узган 14 ел - Рафаэль Гыйлаҗевның иң бәхетле көннәре. Гомер дигәнең үтә, оныклары да инде 5 нче класска бара. Әби-бабасының куанычы булып үсеп килә.
    Валентин абый белән Рафаэль чыгып басуга, сәхнә балкып, яктырып киткәндәй була. Гаҗәеп аклык бар аларда. Валентин абыйның гармунда уйнавы, үзе иҗат иткән җырларны башкаруы, Рафаэльнең курай моңнары, шул арада тамашачы күңеленә кереп калырлык шигырьләр сөйләве, җыр сузуы, кем әйтмешли, үзе бер "театр".
    Арабызда җыр-моңга гашыйк шундый кешеләр булганда, безгә дә яшәү күңеллерәк, тормышлар матуррак күренә. Иҗат гомерләре озын, үзләре дә, гаиләләре дә сау-сәламәт булсыннар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: