САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чөгендер игүдә алдынгыларга сертификатлар тапшырылды

Районда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба бара. Бу араларда кыр хезмәтчәннәре ныклап чөгендер алалар. Моңа кадәр ашлык суктырган комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып, хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырылды. Шушы көннәрдә аның йомгаклау этабы узачак. Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә тормышка ашырылган бу матур башлангыч чөгендер игүдә катнашканнар арасында да...

Районда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба бара. Бу араларда кыр хезмәтчәннәре ныклап чөгендер алалар. Моңа кадәр ашлык суктырган комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып, хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырылды. Шушы көннәрдә аның йомгаклау этабы узачак. Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә тормышка ашырылган бу матур башлангыч чөгендер игүдә катнашканнар арасында да булачак. Бүген беренче ункөнлеккә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр сертификатларын алдылар. Фәрит Хөснуллин. район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарә белгечләре басуларда булып, җиңүчеләр белән шәхсән очраштылар, эш барышын күзәттеләр.

Ярыш уздыруның максаты булып, татлы азык җыюның күләмен арттыру, агротехник срокларда аны сыйфатлы итеп алу тора. Җиңүчеләр "Ропа" Евро-Тигр комбайннары экипажлары һәм "Ропа" Евро-Маус төяткечләре арасында билгеләнде. Беренче урынны алган экипаж - 3000 сум, икенчене - 2000 сум, өченче булганы 1000 сум акчалата премия алачак. Төяткечләрдә эшләүче механизаторларга беренче урын өчен - 1500 сум, икенчегә - 1000 сум, өченче урын алганына 500 сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Беренче нәтиҗәләр күрсәткәнчә, беренче урында - "Җәлил" агрофирмасы комбайнчылары экипажы (Альберт Мөхәммәдиев, Илнур Вәлиев).

2 урын - "Сарман" а/ф (Заһир Шәйхеразыев, Иршат Галиев, Илдар Гыйләҗев)

3 урын - "Сарман" а/ф (Вәдүт Хөснуллин, Айрат Шәймөхәммәтов, Айрат Салихов).

Төяткечләр арасында:

1 урын - "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов

2 урын - "Нөркәй" агрофирмасыннан Рамил Салихов

3 урын - "Җәлил" агрофирмасыннан Дамир Муратов

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X