САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Продукциянең хәләл булу-булмавын махсус сайттан белеп була

Татарстанда хәләл продукциянең цифрлы паспорты гамәлгә керде.

Татарстанда кибетләрдә сатыла торган хәләл азык-төлекнең цифрлы паспорты гамәлгә керде.

«Кичә Мәскәүдә Universa Blockchain оешмасы һәм „Добрый мир для всех“ ярдәм күрсәтү үзәге арасында килешү имзаланды. Аның нигезендә республикада хәләл продукциянең цифрлы паспорты гамәлгә керә. Бу контрафактлар булмасын өчен кирәк», — диде «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, цифрлы паспорт кулланучыга кибет киштәләрендәге продукция турында кирәкле барлык мәгълүматны бирә.

«Сатып алучы кирәкле товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керә. Анда әлеге товарның хәләл булу-булмавы, продукциянең кайчан кибеткә китерелүе турында һ.б. мәгълүмат белән танышырга мөмкин», — диде Лирия Кусайманова.

Реклама

Цифрлы маркировка товарның сыйфатын һәм ислам традицияләренә туры килүен гарантияләп кенә калмый, ә продуктның фермадан алып кибет киштәсенә кадәр үткән юлын күрсәтә.

Әйтергә кирәк, система хәләл товарларны Татарстанда гына түгел, ә бөтен дөньяда маркировкалау өчен эшләнгән. «Хәләл экосистемасы»н тәкъдим иткән Universa Blockchain оешмасы җитәкчесе Александр Бородич цифрлы хезмәт күрсәтү турында БРИКС илләре белән килешү төзегән. Ә бу планетада яшәүчеләрнең 43 проценты дигән сүз.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-06-2021/tatarstanda-h-l-l-produktsiyane-tsifrly-pasporty-gam-lg-kerde-5826552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X