САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Призлар ияләрен көтә

Яңа ел алдыннан без газета укучылар арасында конкурс үткәреп, аларның киләчәккә уй-хыялларын белергә, берочтан фантазиягә байлыкларын да тикшереп карарга булган идек. Алар «Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш…» дип башланган хикәятне дәвам итәргә тиешләр иде. Конкурска килгән язмалар арасында шигырьләр дә, чәчмә әсәрләр дә бар иде, анда берничә...

Яңа ел алдыннан без газета укучылар арасында конкурс үткәреп, аларның киләчәккә уй-хыялларын белергә, берочтан фантазиягә байлыкларын да тикшереп карарга булган идек. Алар «Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш…» дип башланган хикәятне дәвам итәргә тиешләр иде.
Конкурска килгән язмалар арасында шигырьләр дә, чәчмә әсәрләр дә бар иде, анда берничә язма белән катнашучылар да булды. Конкурс белән мәктәп укучыларының да кызыксынуы безнең өчен аеруча куанычлы. Яңа елга кадәр өлгерә алмавыбыз сәбәпле, без бу санда Җәлилнең икенче санлы мәктәбе укучысы - аның «Яшь хәбәрче» түгәрәге әгъзасы Азалия Сәлимгәрәева язмасын урнаштырабыз.
Конкурс булгач, аның бүләкләре дә була бит инде. Килгән язмалар арасында беренче урынга без Җәлилдән "Үлемемне төштә күрдем" һәм "Коммунизм килсәме?!" язмалары белән катнашкан актив хәбәрчебез Индус абый Мәрданшин лаек, дип таптык. Икенче урын Илексаздан "Бәхет - үз кулыбызда" дип исемләнгән шигъри фантазия авторы Гөләндәм Хәлиуллинага бирелде. Өченче урында - Рантамактан "Замана үзгәргән икән" исемле язма юллаган, фамилиясен белдертергә теләмәгән Фаиз исемле авторыбыз. Сез бүләкләрегезне редакциядән кереп ала аласыз. Яшь хәбәрчебез Азалияне, шулай ук Петровка Завод авылыннан Рафаил Шабуровны кызыксындыру бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев