САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент Фәррах абый янында булды

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов 101 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Утны-суны кичкән ветеран 28 декабрьдә 101 яшен тутырачак. Йөз яшьтән соң һәр яшәлгән ел – юбилей, диләр, ягъни игътибарга лаек. Рөстәм Миңнеханов гомер бәйрәме алдыннан ветеран белән аралашты, туган көне уңаеннан иң җылы теләкләрен юллаячагын әйтте.
Фәррах абый сугыш кырларыннан исән-сау кайтып, гомерен халык байлыгын һәм кешеләрне янгыннардан саклауга багышлаган. Ә фронтта ул хәрби разведчик булган. Дүрт сугышны кичкән, Халкинголдан башлап, Берлинга кадәр барып җиткән, сугышчан юлын яңадан көнчыгышта тәмамлаган.
1946 елда ул майор дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта. Синтетик каучук заводына аппаратчы, соңрак завод каршындагы янгын частендә өлкән сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры булып эшкә керешә. Лаеклы ялга чыканнан соң да 25 ел хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев