САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыс авыл җирлеге почта таратучысы Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңде

"ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те уз­дыр­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм хат та­шу­чы­лар кон­кур­сын­да Яну­рыс авыл җир­ле­ге поч­та та­ра­ту­чы­сы Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва "Иң ях­шы авыл хат та­шу­чы­сы" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү­че бул­ды. Аңа тан­та­на­лы рә­веш­тә 20 мең кү­лә­мен­дә ак­ча­ла­та бү­ләк һәм баш­ка­ла­быз­га ике ке­ше­лек кү­ңел­ле сә­я­хәт сер­ти­фи­ка­ты тап­шы­рыл­ды. Хат та­шу­чы­лар, ди­ю­гә, ник­тер, күз ал­ды­на иң­нә­ре­нә олы бук­ча ас­кан, ве­ло­си­пед­ка ат­лан­ган...

"ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те уз­дыр­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм хат та­шу­чы­лар кон­кур­сын­да Яну­рыс авыл җир­ле­ге поч­та та­ра­ту­чы­сы Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва "Иң ях­шы авыл хат та­шу­чы­сы" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү­че бул­ды. Аңа тан­та­на­лы рә­веш­тә 20 мең кү­лә­мен­дә ак­ча­ла­та бү­ләк һәм баш­ка­ла­быз­га ике ке­ше­лек кү­ңел­ле сә­я­хәт сер­ти­фи­ка­ты тап­шы­рыл­ды.

Хат та­шу­чы­лар, ди­ю­гә, ник­тер, күз ал­ды­на иң­нә­ре­нә олы бук­ча ас­кан, ве­ло­си­пед­ка ат­лан­ган хез­мәт ке­ше­се ки­леп ба­са. Җил-бу­ран­мы, яң­гыр ява­мы, ко­яш кыз­ды­ра­мы, алар үз­лә­ре­нең эш урын­на­рын­да. Ха­лык­ка ва­кыт­лы мат­бу­гат­ны - ил-көн хә­бәр­лә­рен ва­кы­тын­да ил­теп тап­шы­ру бу­ры­чы бу тын­гы­сыз хез­мәт ия­лә­ре­нә йөк­лән­гән. Соң­гы ара­лар­да бү­лек­чә­ләр поч­та өлә­шү­че­ләр­гә кыт­лык ки­че­рә. Авыр хез­мәт баш­ка­ру­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, хез­мәт хак­ла­ры­ның тү­бән, өс­тә­мә йөк­лә­мә­ләр­нең күп бу­луы кай­бер­лә­рен нык­лык­ка сы­ный. Үз эш­лә­ре­нә фа­нат­лар­ча би­рел­гән­нәр сы­нат­мый, ярат­кан хез­мәт­лә­рен­дә ла­ек­лы эш­лә­вен дә­вам итә­ләр. Биг­рәк тә абу­нә чо­рын­да поч­та бү­лек­чә­лә­рен­дә кы­зу урак өс­те баш­ла­на. "ТАТ­МЕ­ДИ­А" җәм­гы­я­те дә те­ләк­тәш­лек күр­сә­теп, алар­ның хез­мә­тен бә­я­ләү мак­са­тын­нан, га­зе­та-жур­нал­лар­га язы­лу­чы­лар са­нын арт­ты­ру­га өлеш керт­кән­нәр ара­сын­да бәй­ге игъ­лан ит­кән иде. Аның җи­ңү­че­лә­ре бил­ге­ле бул­ды. "Иң ях­шы авыл хат та­шу­чы­сы" исе­ме­нә ла­ек бул­ган ра­йон­да­шы­быз Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва өчен без дә сө­ен­дек. 38 ел хез­мәт ста­жы­ның 32дән ар­ты­гы ха­лык­ка поч­та хез­мә­те күр­сә­теп уз­ган. Ул эш­лә­гән Ка­таш Ка­ран авы­лы учас­то­гын­да 147 ху­җа­лык­ның 105е га­зе­та-жур­нал­лар ал­ды­ра. Язы­лу­чы­лар са­ны ел­дан-ел ар­тып та то­ра. Ур­та­ча исәп­лә­гән­дә, бер ху­җа­лык­ка ике­дән ар­тык га­зе­та я жур­нал ту­ры ки­лә. Авыл­да бар­лы­гы 300 төр­ле га­зе­та, 104 төр­ле жур­нал яз­дыр­та­лар.

- Идән юу­чы бу­лып эш­лә­гән­дә, ял­га кит­кән поч­та та­ра­ту­чы уры­ны­на ва­кыт­лы­ча эш­ләп то­ру­ым­ны со­ра­ды­лар. Шул кил­гән­нән бө­тен­ләй­гә ка­лыр­га ту­ры кил­де. Күп­ме го­мер арт­та кал­ган, авыр­лык­ла­ры да бул­ды, лә­кин бер ге­нә тап­кыр да үкен­гә­нем бул­ма­ды. Хез­мә­те­мә хи­лаф­лык ки­тер­ми эш­ләр­гә ты­рыш­тым, - ди Ләй­си­рә апа.

Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­се­нең "У­ни­кен­че бишь­ел­лык ал­дын­гы­сы" күк­рәк бил­ге­се, күп­сан­лы Мак­тау гра­мо­та­ла­ры ия­се, "Хез­мәт ве­те­ра­ны" исе­мен йөр­тү­че Ләй­си­рә Са­ли­хо­ва бул­ган дә­рә­җә­ле исем­нә­рен­нән дә әһә­ми­ят­ле­рәк, зур­рак, дип, ха­лык бир­гән бә­я­не - алар­ның рәх­мәт сүз­лә­рен ише­тү­ен са­ный. Бер авыл­дан икен­че авыл­га ара­ны да кер­теп, кө­не­нә күп­ме чак­рым­нар үтү­ен исәп­ләп әйт­сәң, мө­га­ен, үзе дә ышан­мас. "Эх, бер ве­ло­си­пед бир­сә­ләр үзе­гез­гә", - дим. "Бул­мас­мы әле, өмет­не өз­мик, бү­ләк­ләү тан­та­на­сы­на бар­гач, рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча бү­ле­неш баш­лан­ды, дип сө­ен­дер­де­ләр әле, бәл­ки, без­гә дә чи­рат җи­тәр", - ди­де. Ин­шал­ла, бул­сын. Бу хә­бәр­не ише­теп, без дә сө­ен­дек. Эш­лә­ре­нә бе­раз җи­ңел­лек өс­тә­лер иде.

- Яну­рыс авы­лы учас­то­гы поч­таль­о­ны Нә­фи­сә Миң­не­ху­җи­на (ред. уз­ган ел ра­йон бәй­ге­се җи­ңү­че­се) бе­лән озак ел­лар бер­гә аң­ла­шып, яр­дәм­лә­шеп эш­ли­без. Бу җи­ңү­ем дә - без­нең ур­так хез­мәт нә­ти­җә­се. Күп­тән тү­гел ге­нә эш­ли баш­ла­са да, авыл поч­та­сы бү­лек­чә­се җи­тәк­че­се Аль­би­на Әх­кя­мо­ва бе­лән дә тиз ара­да ур­так тел тап­тык, элек­ке җи­тәк­че­без Рә­си­мә Мир­за­са­ли­хо­ва бе­лән ма­тур эш­лә­дек.

Бү­лек­чә­гә ва­кыт­лы мат­бу­гат­ка яз­дыр­ту­дан, алар­ны та­ра­ту­дан тыш, то­вар са­ту, төр­ле тү­ләү­ләр­не ка­бул итү бу­ен­ча да йөк­лә­мә би­рел­гән. Ала­рын да үтәр­гә ты­ры­ша­лар би­ре­дә.

Га­зе­та-жур­нал­лар ре­дак­ци­я­лә­рен­дә хез­мәт ку­ю­чы­лар­ның эше поч­та хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән ты­гыз бәй­лә­неш­тә ба­ра. Абу­нә чо­рын­да шу­лай бер­дәм бу­лып, ма­тур күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шеп эш­ләү бер-бе­ре­без өчен го­рур­лык хис­лә­ре уя­та. Ха­лык бе­лән без­не оч­раш­ты­ру­чы, дус­лаш­ты­ру­чы да - алар бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X