САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поликлиника танымаслык булып үзгәрәчәк

Гардероб хәзергә поликлиникада подвалда эшли.

Сарман һәм Җәлил хастаханәләре поликлиникаларында “Сакчыл поликлиника” (“Бережливая поликлиника”) федераль проекты кысаларында төзекләндерү һәм реконструкция эшләре алып барыла. 
 - Поликлиникалар танымаслык булып үзгәрәчәк, халык өчен уңайлы итеп үзгәртеп корылачак. Әйтик, авыруларга иң кирәкле белгечләр – терапевтлар беренче катта калачак, теш табиблары шулай ук 1 нче катка аерым зонага урнаштырылачак, туберкулез белән авыручылар өчен алар башка авырулар белән контактка керә алмаслык итеп аерым керү юлы ясалачак. Тар белгечлекләр 2 нче катка урнаштырылачак. Гардероб хәзергә поликлиникада подвалда эшли. Ремонттан соң, ул поликлиникага кергәч тә сул якта булачак, - ди баш табиб урынбасары Рамил Галиев.
 Исегезгә төшереп үтәбез: балалар консультациясе дә нәкъ шушы проект нигезендә реконструкцияләнгән иде. 
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X