САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яңа төр почта тартмасы барлыкка килде

Редакциягә Сарман авылы Ленин урамы 16 нчы йортта яшәүчеләрдән борчылулы хәбәр килде. Без аларны җаваплы хезмәткәрләргә тикшерүгә җибәрдек, ә менә почта ящикларын үзебез карап чыгарга булдык. Ни дисәң дә, хәзер подписка чоры һәм аның акрын баруының төп сәбәпләреннән берсе - күпкатлы йортларда (ә алар шактый) почта ящикларының булмавы яки аларның...

Редакциягә Сарман авылы Ленин урамы 16 нчы йортта яшәүчеләрдән борчылулы хәбәр килде. Без аларны җаваплы хезмәткәрләргә тикшерүгә җибәрдек, ә менә почта ящикларын үзебез карап чыгарга булдык. Ни дисәң дә, хәзер подписка чоры һәм аның акрын баруының төп сәбәпләреннән берсе - күпкатлы йортларда (ә алар шактый) почта ящикларының булмавы яки аларның начар хәлдә булулары дип беләбез.

Чамалап, 16 йорт булырга тиешле йортка киттем. 14, 14 нче А... аннан соң 16 нчы йорт булырга тиеш бит инде. Йортның номерын эзләп, аны әйләнеп чыктым. Әллә ул юк, әллә мин генә күрмәдем?!. Мин әйләнеп чыккан йортның янындагы күптән түгел социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортка "18" номеры сугылган. 18 белән 14 нче А йорт арасындагы йорт 16 нчы булырга тиештер инде! Шул уй белән йортка таба атладым. Икенче подъездда почта ящиклары бар. Беренче подъездда да - нишләп булмасын! - бар алар... икәү! Аларның берсе - без ияләшкән стандарт ящик. Ә менә икенчесен күргәч, гаҗәпләнүдән телсез калдым. Бу ни бу? Әллә без заманнан калышканбыз һәм алдынгы технологияләр белән таныш түгел, әллә "яңа төр" почта тартмаларын урнаштыручылар борынгы заманныкылар? Шушы көннәрдә без моңа ачыклык кертергә тырышырбыз, ә сез, хөрмәтле газета укучылар, "яңа төр" почта ящиклары белән таныша торыгыз.

Фото һәм язма авторы - Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев