САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровказаводлылар хокук бозуларны булдырмау ягында

Тырышлык юкка чыкмас Яшүсмер чак - кеше тормышындагы иң актив чор. Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы кешегә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплыгын, законнарны белмәү еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен...

Тырышлык юкка чыкмас

Яшүсмер чак - кеше тормышындагы иң актив чор. Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы кешегә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплыгын, законнарны белмәү еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен бозганда закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Яшүсмерләр арасында хокук бозу очракларын булдырмас өчен, мәктәп алдына негатив күренешләргә "юк" дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш.

Укучылар белән хокук бозуга профилактика - катлаулы, дәвамлы эш. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге - башлангыч профилактика уздыру. Башлангыч профилактика уздыруның нигезе булып укучыларга нормаль үсеш өчен шартлар тудыру, төрле яшьләрдә килеп чыгучы кризислы ситуацияләрне вакытында күреп алу һәм педагогик-психологик дөрес чаралар күрү тора.

Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә бу юнәлештә актив рәвештә эш алып барыла.Мәктәптә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү төркеме эшләп килә. 9-11 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән бу яшүсмерләр төркеме үз вазыйфаларын тирәнтен аңлап эш йөртә. Алар үз теләкләре буенча формалашкан төркем, максатлары җитди. Бу юнәлешнең төп максаты: укучыларда югары әхлаклылык , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту һәм эш-хәрәкәтләренә, тәртибенә контрольлек итә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? "Школьный дозор" төркеме укучыларга хокукларын һәм бурычларын аңлата. Гасыр афәте наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуга каршы әңгәмәләр, аңлату эшләре үткәрү; укучыларның хокук тәртибе һәм гражданлык җаваплылыгы турында юрист, прокуратура вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор катнашында әнгәмәләр алып бару; яхшылык, гаделлек, ярдәмчеллек турындагы хикәяләрне укып фикер алышу;юлларда дөрес йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-дәресләр үткәрү, кичләрен өлкәннәр белән берлектә урамнарны патрульләү, шугалакта, класстан тыш чараларда дежур тору кебек чаралар "Школьный дозор" төркеме егет-кызларыннан башка үтми.

Мәктәптә күпбалалы, социаль яктан мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәрчак игътибар үзәгендә тора. Аларны төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә тарту уңышлы нәтиҗә бирә. Нәтиҗәдә "риск группасына" керүчеләрнең саны кими.

Билгеле бу төр эшләр җыелмасы мәктәп коллективы,ата-аналар комитеты , мәгариф бүлеге ,балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор,полиция хезмәткәрләре,Сарман ПМПК үзәге,социаль ярдәм төркеме белән берлектә башкарыла.

Бу юнәлештә эш алып барганда бигрәк тә районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Фәрид Фоат улының ярдәмен тоябыз. Инспектор даими рәвештә укучылар һәм ата-белән очрашулар уздыра, мәктәптә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү төркеме җыелышларында катнаша,үзенең төпле фикерләрен әйтә. Яшүсмерләр белән очрашканда инспектор еш кына психолог ролендә була. Ул тыңлый да, киңәш тә бирә. Кайчакларда балалар нәкъ менә аңа, ПДН инспекторына, серләрен ачалар, хыяллары белән уртаклашалар. Аның белән гаиләдәге проблемаларны, кайбер борчыган мәсьәләләрне тикшерәләр.

-Без балалар белән төрле темаларга аралашабыз, эчкерсез сөйләшү барышында күп нәрсәләр ачыла. Безнең алда балага җәза бирү түгел, ә аңа кыен хәлдә ярдәм итү, тормышта дөрес юл сайлауда булышу бурычы тора.Яшь балигъ булмаганнар язмышы өчен көрәшү - ул җиңел эш түгел. Яшүсмернең алдагы тормышы ничек буласы күп яктан безгә бәйле. Алар бездән яклау һәм ярдәм көтәләр, ә инде бу безнең эшебезгә зур җаваплылык йөкли.

Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф- хәтәрсез уздыру да ата-аналар мәктәп коллективы һәм хокук саклау органнарының бердәй бурычы. Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап, дөрес юлдан китәргә ярдәм итә алачакбыз ,-диде сөйләшү барышында Фәрид Фоатович.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, мәктәп коллективы, укучылар төркеме алдында әхлакый һәм хокук бозуга каршы профилактик эшне тагын да үстерү, бу эштә яңа технологияләр кулллану, бердәм эшләү максаты куела. Безнең эш күрсәткече булып уңай нәтиҗә торырга тиеш.

Боларга бер көндә генә ирешергә мөмкин түгел. Әлеге процесста катнашучы һәркемнән зур сабырлык, даими күзәтү, бердәм алып барылган максатчан тәрбия эше сорала.

МБББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбибулхакова Иркә .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев