САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Петровкада мобиль поликлиника эшли

.

“Сәламәт киләчәк” проекты кысаларында халыкка хезмәт күрсәтүче күчмә поликлиника бүген Петровка Завод җирлегендә тукталды. Ул дүрт көн дәвамында шушы, Ләке, Чукмарлы, Югары Чыршылы авыл җирлекләренә кергән авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеге торышын тикшерәчәк. Әлмәт шәһәреннән килгән табиблар – терапевт, күз табибы, табиб-гинеколог килгән халыкны кабул итәләр. 
- Һәр көнне чиратлап килүне оештырабыз. Халыкны бик күпләп очраштырмаска тырышабыз. Җомга көнгә кадәр мобиль поликлиника эшләячәк, - диде Петровка авылы шәфкать туташы Фәйрүзә Андрова. 
Күчмә поликлиника эчендә аерым бүлмәләрдә кабул итү оештырылган, махсус җайланмалар да бар. Авылдагы ФАП бинасында да табиб эшли. 
- Безнең сәламәтлекне кайгыртып торган җитәкчеләргә, авылыбыз фельдшерларына зур рәхмәт. Болай бик уңайлы да, - диделәр тикшеренү узарга килгән өлкәннәр.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев