САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Заводта студентлар белән очрашу үтте

Февраль ае башында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары һәм, мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентлар очрашты. Кичәгә бик күп студент килде. Алар өчен махсус уеннар, сораулар әзерләнде. Барлык җыелган укучылар конкурсларда актив катнаштылар. Алар студент тормышының кызыклы вакыйгалары, шатлыклары белән уртаклаштылар. Татарстанда урнашкан...

Февраль ае башында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары һәм, мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентлар очрашты.

Кичәгә бик күп студент килде. Алар өчен махсус уеннар, сораулар әзерләнде. Барлык җыелган укучылар конкурсларда актив катнаштылар. Алар студент тормышының кызыклы вакыйгалары, шатлыклары белән уртаклаштылар. Татарстанда урнашкан уку йортлары турында файдалы мәгълүмат бирделәр.

Очрашуның икенче өлеше дә бик кызыклы үтте. Катнашучылар ике төркемгә бүленде: берәүләр волейбол уйнады, икенчеләре, биеп, күңел ачтылар.

Мәгълүмат Петровка Завод мәктәбе укучылары Илүзә Галиевадан һәм Әдилә Микушевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев