САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Петровка Заводта хоккейчылар хәтер турниры үткәрделәр

3 март көнне Петровка Завод шугалагы кунаклар кабул итте. Спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары узды.

Уенны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманов ачып җибәрде, ярышка килгән командаларны, җанатарларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Оештыручыларның берсе – Маннур Габидуллин да үзенең теләкләрен җиткерде. Чарада мәрхүм уенчыларның тормыш иптәшләре дә катнаштылар, аларга оештыручылар истәлек бүләге дә тапшырдылар. Шуннан соң Әлфия Миннәхмәтова белән Әлфия Арсланова уеннарга старт бирделәр. Нәтиҗәдә Мортыш-Тамак - беренче, Шәрләрәмә авылы җыелма командасы - икенче, Петровка командасы өченче булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев