САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбенең балалар хәрәкәте активистлары мәктәп укучылары өчен көзге квест –уен оештырдылар

Көз-серле һәм тылсымлы, хатирәләр һәм кичерешләр, шатлык һәм моңсулык, бәхет һәм матурлык белән тулыел фасылы.

Көзге табигать кабатланмас төсләр белән тулы. Мәктәп активистлары командасы әлеге матур вакытка багышланган “Көзге марафон” дип аталган  квест-уены үткәрде. Квест-уен 6 станциядән торды: "Көз бүләкләре", "Урман серләрен белүчеләр", "Креатив", "Әдәби", "Музыкаль", "Уен"! Балалар табышмаклар чиштеләр, иҗади биремнәр эшләделәр, спорт һәм төрле кызыклы уеннар оештырдылар.. «Музыкаль станция» барлык катнашучыларга аеруча ошады, анда һәр сыйныф музыкаль номерлар әзерләгән иде. Нәтиҗә ясаганда, артистларның  тышкы кыяфәте дә, иҗадка якын килүе дә исәпкә алынды. Барлык сыйныфлар да сынауны бик яхшы үтәделәр, мәктәп линейкасында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев