САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбендә парламент дәресе үтте

Республикабыз мәктәпләрендә парламент сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп килә. Бу төр очрашулар укучыларның сәясәткә булган кызыксынуларын арттыра,фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Укучылар бу дәресләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Илдә барган яналыклар,үзгәрешләр белән танышалар. Кагыйдә буларак,парламент дәресләре сәясәт эчендә кайнаучы шәхесләр белән берлектә үткәрелә. Ил һәм көн яңалыклары уртага салып сөйләшенә, киләчәккә планнар...

Республикабыз мәктәпләрендә парламент сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп килә. Бу төр очрашулар укучыларның сәясәткә булган кызыксынуларын арттыра,фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Укучылар бу дәресләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Илдә барган яналыклар,үзгәрешләр белән танышалар. Кагыйдә буларак,парламент дәресләре сәясәт эчендә кайнаучы шәхесләр белән берлектә үткәрелә. Ил һәм көн яңалыклары уртага салып сөйләшенә, киләчәккә планнар төзелә.

Петровка Завод гомуми белем бирү мәктәбендә 12 февраль көнне чираттагы парламент дәресе уздырылды. Дәрес "Шәхес. Җәмгыять. Дәүләт" темасы астында узды. Парламент сәгатенә җирле үзидарә депутатлары чакырылган иде. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Тимофева алып барды. Дәрес Татарстан Дәүләт Думасында уздырылган киңәшмәне трансляцияләү белән башланып китте. Мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова Петровка авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина белән берлектә депутатлар составы белән таныштырды. Зилә Флеровна авыл җирлегендә башкарылган эшләрне барлады, киләчәккә планнарны әйтеп үтте. Авыл җирлегендә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнгән эшләр шактый. Уңышларда авылдашларның һәм Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның роле зурлыгын ассызыкланды. Депутатлар Дания Шәрифуллина, Илдар Ибраһимов, Мөдәррис Таҗетдинов, Нина Бурганова бүгенге көндә җәмгыятьтә күтәрелгән проблемалар, дәүләт тарафыннан кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар, укучыларга теләкләрен белдерделәр. 9-11 сыйныф укучылары үзләре өчен мөһим сорауларга җавап алдылар, теләкләрен белдерделәр. Аларның хыялы - авыл җирлегендә мәдәни-сәнгать, спорт объектлары, ял итү урыннары булдыру .

Парламент дәресе кысаларында алынган мәгълүмат укучылар, аларның киләчәге өчен файдалы һәм мөһим булыр дип ышанам.

Реклама

Иркә Хәбибулхакова, Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Шулай ук укыгыз:

Саклаубашта парламент дәресе үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев