САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбендә хәйрия акциясе үткәрделәр

Яхшылык эшләргә ашыгыйк Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк! Р.Миңнуллин Безнең тормышта шәфкатьлелек, толерантлылык, мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер тору -зур әһәмияткә ия. Боларның барысын да бер сүз белән - хәйрия дип әйтеп була. Хәйрия дип - мохтаҗ кешеләргә ирекле ярдәм күрсәтүне әйтәләр....

Яхшылык эшләргә ашыгыйк

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Р.Миңнуллин

Безнең тормышта шәфкатьлелек, толерантлылык, мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер тору -зур әһәмияткә ия. Боларның барысын да бер сүз белән - хәйрия дип әйтеп була. Хәйрия дип - мохтаҗ кешеләргә ирекле ярдәм күрсәтүне әйтәләр. Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ф.Яруллин

Җәмгыятьтә һәрвакыт башкаларга чын күңелдән ярдәм итәргә тели торган кешеләр бар .
Хәйриячелек белән төрле оешмалар, хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр шөгыльләнәләр.

Хәйрия акциясендә катнашу безнең мәктәптә традициягә әйләнеп китте. Һәр ел саен безнең мәктәп бу матур эштә үзенең өлешен кертә. Акция игълан ителгәч, мәктәп укучылары аңа бик теләп катнаштылар: төрле кием-салымнар, канцелярия товарлары, китаплар һәм бик күп уенчыкларны чын күңелдән алып килеп тапшырдылар. Чөнки укучылар китергән әйберләрнең бүтән кешеләргә файдалы булуын аңлыйлар.

Хәйриячелек белән шөгыльләнә торган кешегә ул мең яхшылык булып кайтыр.

Бу акциядән җыелган ярдәм "Шәфкать"үзәгенә тапшырылды. Безнең кечкенә генә бүләгебез кемнедер сөендерә икән, бик шат булыр идек.

Зөлфия Нәбиева, Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе,10нчы сыйныф

"Яшь корреспондент" түгәрәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев