САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбендә "Ел укучысы" билгеләнде

XXI гасыр укучысы акыллы, сәләтле, белемле һәм, һичшиксез, лидерлык сыйфатына ия булырга тиеш. Укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү; туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым...

XXI гасыр укучысы акыллы, сәләтле, белемле һәм, һичшиксез, лидерлык сыйфатына ия булырга тиеш. Укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү; туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым ясау; логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү ;илебездәге халыклар дуслыгына, туган илебезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну тәрбияләү - безнең зур бурычыбыз.

Мәктәп күләмендә уздырылучы "Ел укучысы" конкурсы нәкъ менә белем алуда һәм тәрбия чараларында уңышка ирешүдә укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеген активлаштыру, милләтләр үсеше өчен файдалы булган конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү, гуманитар һәм табигать-математика фәннәре өлкәләрендә сәләтле балаларны эзләп табу, арада лидерларны ачыклау, гомумбелем предметлары буенча балаларның белемнәрен сыйфади арттыру, укучыларның социаль активлыгын үстерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатларын куя.

2016-2017 уку елында үткәрелгән "Ел укучысы-2017" конкурсы иҗади характерда, ләкин бирелгән сорау-биремнәр укучыларның укыту дисциплиналары буенча белем дәрәҗәләрен күрсәтүне күздә тотып төзелгән иде. Һәр конкурсант үзенең күзаллау киңлеген, аралашу культурасын, мәгълүмати технологияләрдән хәбәрдар булуын, гомумән, төрле яклап үзен күрсәтә белергә тиеш.

Конкурста яшь, чибәр, талантлы 10 укучы көч сынашты. Актив, сәләтле укучыларның һәркайсы - мәктәпнең горурлыгы, район һәм республика олимпиадалары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, һәр эштә башлап йөрүчеләрдән, шуңа да җиңүгә омтылышлары көчле иде.

Бәйге зур әзерлек таләп итте. Портфолио конкурсы аша укучыларның сәләтләре бәяләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 турга 7 укучы узды. 2 турда катнашучылар "Минем дөньям" исеме астында иҗади презентация әзерләделәр. Ә инде интеллектуаль бәйге өлешендә төрле өлкәдә үзләренең белемнәрен сынадылар. Укучылар фантазияләрен эшкә җигеп ,энциклопедик белемнәрен күрсәтеп, талантларын ачтылар.Һәр чыгыш үзенең оригиналь булуы белән аерылып торды.

Җиңүчене билгеләгәндә, укучының башкару осталыгына, сәхнә культурасына да игътибар бирелде.

Укучыларның сәләте сокландыра. Жюри фикеренчә,һәр финалист җиңүче исеменә лаек. Бәйгедә катнашучыларның сәләтләрен алар номинацияләр буенча бәяләделәр. 9 сыйныф укучылары Гөлчәчәк Саттарова, Ралия Ибраһимова - иң тырыш укучы буларак, Рузилә Фәрхиева - эзләнүчән, Әдилә Моратова - иҗади сәләткә, Влада Галкина (8 сыйныф) артистлык сәләтенә ия булучы укучылар буларак аерылып тордылар.10 сыйныф укучысы Илүзә Галиевага "Эрудит-2017" дипломы тапшырылды. Ә "Ел укучысы-2017" исеменә 11 сыйныф укучысы Әдилә Микушева лаек булды. "Минем тормышым - якты төсләргә бай, кызыклы, позитив. Мин һәркайда актив булырга омтылам!" - диде үзенең чыгышында Әдилә.
Без барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез! "Ел укучысы-2017" конкурсы алар өчен олы тормышка беренче адым,лидерлыкка старт булып торсын!

Иркә Хәбибелхакова, Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев