САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбендә «Атлап баручы автобус» профилактик чарасы узды

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүгә юнәлтелгән "Атлап баручы автобус" акциясе кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәре укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Юл хэрэкэте инспекторы балаларның киемендәге яктылыкны кире кайтаручы элементларга аеруча игътибар итте.

Мондый акцияләр беренче тапкыр мәктәпкә укырга килгэн һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә бик мөһим. Юл хэрэкэте инспекторы балаларга юлда үз-үзеңне тоту буенча теоретик һәм практик белемнәрне ныгытырга һәм теләсә нинди юл ситуациясендә ориентлашырга ярдәм итте. Мәктәптэ эшлэп килуче «Светофор» отряды әгъзалары актив эш башлады, алар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен тогэл белүләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев