САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбе укучысы Президент чыршысы бәйрәмендә булды

Петровка Завод авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльвина Андрова Казан шәһәрендә үзган Президент чыршысы бәйрәмендә булды. Ул анда Сарман районыннан Республика балалар Думасы вәкиле һәм олимпиадаларның муниципаль турлары җиңүчесе буларак катнашты. "Казанга килгәч, безне бер мәктәптә мул һәм тәмле иртәнге аш белән сыйладылар. Аннары "Татнефть-Аренага" бардык. Бәйрәмне җырчы...

Петровка Завод авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльвина Андрова Казан шәһәрендә үзган Президент чыршысы бәйрәмендә булды. Ул анда Сарман районыннан Республика балалар Думасы вәкиле һәм олимпиадаларның муниципаль турлары җиңүчесе буларак катнашты. "Казанга килгәч, безне бер мәктәптә мул һәм тәмле иртәнге аш белән сыйладылар. Аннары "Татнефть-Аренага" бардык. Бәйрәмне җырчы Мәликә ачып җибәрде. Балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков котлады. Концертта бию һәм вокал студияләреннән барлык яшьтәге кешеләр катнашты. Тамашачылар шулай ук бәйрәмдә катнаштылар: фонариклар ярдәмендә куркыныч вирусны - Троян Атын кудылар. Соңыннан "Молодежка" сериалы йолдызы - "Пицца" группасы чыгыш ясады", - дип, хәбәр итте Эльвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев